Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанның инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә булды
Республика башлыгы тернәкләндерү үзәгенең эше белән танышты, бүлмәләрне карады, ата-аналар белән аралашты
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Зорге урамында урнашкан физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә булды.
Республика башлыгы тернәкләндерү үзәгенең эше белән танышты, бүлмәләрне карады, ата-аналар белән аралашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар физиотерапевтика, логопед, сенсор, тернәкләндерү һәм башка бүлмәләрне карады.
Залларның берсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар кунакларга Белем көне уңаеннан әзерләнгән зур булмаган тамаша күрсәтте. Татарстан Президенты беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Аннары Рөстәм Миңнеханов өлкән сыйныф укучылары шөгыльләнә торган компьютер сыйныфын карады, республика башлыгы алардан Интернетның сыйфаты һәм тизлеге белән кызыксынды.
Учреждение директоры Зөлфә Әминова тернәкләндерү үзәгенең мөмкинлекләре хакында сөйләде.
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин киңәйтелгән функцияле яңа үзәк – Республика инвалидларны комплекслы тернәкләндерү фәнни-гамәли үзәген төзү концепциясен тәкъдим итте.
Мондый үзәкне булдыруның максаты – социаль гарантияләрнең билгеләнгән дәрәҗәсен тәэмин итү, инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һөнәри, социаль, психологик тернәкләндерүдә ярдәм итүне үз эченә алган тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү.
Рөстәм Миңнеханов төзелеш планы, эскизлар һәм башкалар белән танышты.
Республика башлыгын ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова һәм башкалар озатып йөрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз