news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанның «Черек күл» паркында булды

Рөстәм Миңнеханов паркның тематик мәйданчыкларын карап чыкты, шәһәр халкы белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов Казанның «Черек күл» паркында булды
https://tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Черек күл» паркында булды, анда бүген шугалакны ачу тантанасы иде.

Татарстан Республикасы Президентын Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов паркның тематик мәйданчыкларын карап чыкты, шәһәр халкы белән аралашты һәм «Черек күл»не алга таба төзекләндерү планнары белән танышты. Аерым алганда, яңа ресторан проектын бәяләде.

Шулай ук ТР Президентына Казан паркларында һәм скверларында планлаштырылган бәйрәм программасы һәм чыршы шәһәрчекләренең эше турында сөйләделәр. Шәһәр җәмәгать киңлекләренең кышкы программасына барлыгы 87 бушлай чара кертелгән.

Аннары Рөстәм Миңнеханов тимераяклар прокатының яңа бинасында булды һәм сувенир лавкасы ассортименты белән танышты. Кибеттә Казан парклары дирекциясенең сувенир продукциясе тәкъдим ителгән. Монда ТР Президенты бүрек һәм бияләй сатып алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100