^Рөстәм Миңнеханов Казанның 1000 еллыгына әзерләнүче объектларны караячак
^Рөстәм Миңнеханов Казанның 1000 еллыгына әзерләнүче объектларны караячак
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген Рөстәм Миңнеханов Казанның 1000 еллыгына әзерлек барышында төзелә һәм реконструкцияләнә торган объектларны караячак.
Рөстәм Миңнеханов Богородица хатын-кызлар монастыреның Крестовоздвиженски храмында булачак. Аннары программада - Казан Кремлендәге Благовещенье соборы, Милли музей, Михляев-Дряблов йорты белән Петропавловски соборы, Татар дәүләт гуманитар институты, Әхтәмов урамындагы 14нче йорт, анда ЗАГС урнашырга тиеш. Премьер-министр Казанның 1000 еллыгы объектларын карауны Казанның иске аэропорт урынында төзелә торган Халыкара ат-спорт комплексында тәмамлаячак.