news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казандагы музейга магнитофон, ирләр күлмәге бүләк итте

Татарстан Президенты Казанда Социалистик көнкүреш һәм Бәхетле балачак музеенда булды.

Рөстәм Миңнеханов Казандагы музейга магнитофон, ирләр күлмәге бүләк итте
president.tatarstan.ru

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Университет урамындагы Социалистик көнкүреш музеенда булды һәм истәлекле язма белән ике кассеталы магнитофон, узган гасырның сиксәненче елларында эшләнгән электр кырынгычы, ирләр күлмәге бүләк итте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты музей экспонатларын карады. “Мондый джинсы минем дә бар иде, аны Болгариядән алып кайткан идем”, - диде ул.

Музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов республика башлыгын музейның Санкт-Петербургтагы филалына һәм Төркиядәге бүлеге ачылышында катнашырга чакырды.

Президент шулай ук янәшә адрес буенча урнашкан Бәхетле балачак музеенда да булды. Шуннан соң ул Казан шәһәре башкарма комитетына Университет урамындагы музей бинасын төзекләндерүгә күпме чыгымнар таләп ителүен исәпләүне йөкләде һәм тәкъдимнәрен кертергә кушты.

“Бүгенге көндә шәһәргә шушындый кызыклы объектлар кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов, экспозицияләрне караганнан соң.

"Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов Бакый Урманче музее экспозициясен киңәйтергә тәкъдим итте, дип язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100