Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казандагы "Мин күкне сайлыйм” авиабәйрәмен яшьләр өчен дип исәпли
Казансу акваториясе өстендә “Миллениум” күпереннән Ленин дамбасына кадәр 200-800 метр биеклектә легендар хәрби машиналар ике тапкыр очыш ясады.
(Казан, 10 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген “Казан” Гаилә үзәге янында “Мин күкне сайлыйм!” (“Я выбираю небо!”) VI авиация бәйрәме уза. Бәйрәмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде.
"Хәерле көн, хөрмәтле казанлылар! Бүген без алтынчы тапкыр әлеге күркәм бәйрәмгә җыелдык. Безнең республика авацион. Бездә югары дәрәҗәдә, көчле вертолетлары эшләнә. Иң беренче чиратта, шушы катлаулы өлкәдә хезмәт куючыларга олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Күпме коллективлар чыгыш ясады, матур тамаша күрсәтте. Бүгенге бәйрәмне безнең белән бергә уздырган тамашачыларга да рәхмәт. Чараның төп максаты - очучыларның хезмәтен хөрмәтләү, әлеге һөнәрне популярлаштыру һәм яшь буынга күрсәтү. Безнең ветеран очучыларыбыз тарафыннан салынган ныклы нигезне без сакларга гына түгел, ә дәвам итәргә дә тиеш. Казан вертолет заводы зур үзгәрешләр кичерә, анда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Хәзер иң мөһиме - яшьләр, бу һөнәрнең үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен аларга өйрәтергә кирәк. "Мин күкне сайлыйм” бәйрәме яшь буын өчен үткәрелә. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Исәнлек, тыныч күк йөзе телим", - диде ул.
Россия Авиация көненә багышланган “Мин күкне сайлыйм” авиашоу бәйрәмендә 17 һава судносы катнашты. Үзебездә җитештерелгән очкычларны олысы да, кечесе дә кызыксынып күзәтте. Казансу акваториясе өстендә “Миллениум” күпереннән Ленин дамбасына кадәр 200-800 метр биеклектә легендар хәрби машиналар ике тапкыр очыш ясады. Тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче, канатлары үзгәрүчән уксыманлыклы Ту-160, турбовинтлы стратегик бомбага тотучы-ракета йөртүче Ту-95МС, Вяземский укыту авиация үзәгенең “Русь” пилотаж төркемен һәм авиашоуда беренче тапкыр ТУ-22М3 самолетын күрергә мөмкин булды. “Русь” пилотаж төркеме биш җиңел Л-39 “Альбатрос” штурмлаучы очкычларында халыкара дәрәҗәдәге югары синхрон пилотаж осталыгы күрсәтте.

Чарада вертолетлар һәм җиңел моторлы очкычлар чыгыш ясады. Ми-8 вертолеты су тутырып алу һәм ташлау процессын күрсәтте.
Моннан кала, авиация бәйрәмендә катнашучылар очучылар һәм парашютчыларның һөнәри осталыгыннан тыш, мәйданда мотоцикл иярләгән байкерлар катнашында шоу карады. Чарага килүчеләр өчен балалар уен мәйданчыгы, парашютларны җыю буенча мастер-класслар да оештырылган иде. Сәхнәдә "Крылья" вокаль ансамбьле җырлары яңгырады.

Бәйрәм яшь буында авиациягә карата кызыксыну уятырга һәм булачак һөнәрләрен сайлауга этәргеч бирергә сәләтле. Казан егете Сергей Иванов киләчәктә Казан авиация институтына укырга керергә тели. "Тормышымны авиация белән бәйләргә хыялланам. Мәктәп укучылары, студентлар өчен файдалы, кирәкле чара. Бәйрәм мәйданында вуз белгечләре белән аралашырга, кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин", - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз