news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда яшүсмерне кыйнау очрагын махсус контрольгә алырга кушты

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Рөстәм Миңнеханов Казанда яшүсмерне кыйнау очрагын махсус контрольгә алырга кушты
архив tatar-inform

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 5 апрель көнне Казанда  яшүсмерне кыйнауга бәйле вәзгыятьне махсус контрольгә алырга кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында хокук саклау органнары катнашында узган координацион киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыкларына, Казан шәһәре хакимиятенә әлеге хәлне җентекләп тикшерергә йөкләмә бирде.

Яшүсмерне кыйнауда гаеплеләрнең барысы да ачыкланырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, мондый хәлләр алга таба да кабатланмасын өчен, иң катгый чаралар күрергә кирәк.

Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү эшен җайга салу, яшүсмерләргә хокук тәртибен бозуның аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималын аңлату мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта полицейскийлар Казанда мәктәп укучысының бер төркем яшьтәшләре тарафыннан кыйналуына бәйле вәзгыятьнең нечкәлекләрен өйрәнә. Бүген яшүсмернең тормышына бернинди куркыныч та янамый.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100