Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирханның хыялын тормышка ашырачак
Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аңа Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасы эләкте. Әмирхан апасы белән вертолетта очарга хыяллана.
Хәйрия акциясендә, шулай ук, республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул җиде яшьлек Әмир Фәйзрахмановка «Лиллабу» сериясеннән тимер юл һәм поезд бүләк итәргә тиеш булачак. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та үз өлешен кертте. Аңа 17 яшьлек малай махсус ноутбук сораган открытка эләкте.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе «Мечтай со мной» проекты тарафыннан оештырылган. Проект җитәкчесе Тимур Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, чыршыда матди һәм матди булмаган теләкләр язылган. Анда инвалид балалар, куркыныч шартларда яшәүчеләр, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларның теләкләре урын алган.
«Быел бөтен илдә 7,5 мең теләк, Татарстанда 200 гә якын. Барлыгы ике чара планлаштырыла. Дәүләт Советында һәм «Пирамида»да «Ел җитәкчесе» тантанасында булачак. Теләге булган һәркем балаларның теләген тормышка ашыра алачак», — диде Тимур Сафин.
«Мечтай со мной» хәйрия проекты Татарстанда 2014 елда үзиреклеләр инициативасы буларак барлыкка килгән. Ул сәламәтлеге чикле булган өч яшьтән унҗиде яшькә кадәр балалар һәм 60 тан өлкәннәрнең күңел түрендәге хыялларын тормышка ашыра. 2019 елда проект Президент грантлары фонды конкурсында җиңү яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз