news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә булды

Рөстәм Миңнеханов «Тоталь диктант» җиңүчеләрен котлады һәм Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсенең иҗат интеллигенциясе белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында, капиталь ремонттан соң, Алекандр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәген карады. "Без Пушкин әкиятләре белән үстек", - диде ул үз чыгышында.

Татарстан Президенты яңартылган бина вестибюлен һәм буфетны карады. Анда кунакка рус традицион ризыклары күрсәтелде. Шуннан соң ул музей-күргәзмә залына узды. Анда «Рус табигате» картиналары күргәзмәсен, Пушкинның рус табигате турындагы китапларын, XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы аутентик костюмнары карады.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Рус милли мәдәнияте бүлегенең эш кабинетына юнәлде, концерт залына керү алдыннан холлны карады. Кунакка балалар катнашында «Минем беренче әкиятләрем» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.

Яшьләр студиясендә бүген «Тоталь диктант» халыкара акциясенә йомгак ясалды. Республика Президенты оештыручыларны, волонтерларны һәм акциядә катнашучыларны Татарстанда чараны уңышлы уздырулары белән котлады. Рөстәм Миңнехановның мәдәни үзәктә булуы иҗат интеллигенциясе һәм Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашуында тәмамланды.

  • Элегрәк Карл Маркс урамы, 26 адресы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәни үзәге урнашкан иде. Рус теле көнендә, 6 июньдә, Татарстан Президенты белән традицион очрашуда Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе тәкъдименнән соң Мәдәни үзәк бинасында капиталь ремонт үткәрелде, 320 урынга концерт залы, 80 урынга конференц-зал, яшьләр лофт-студиясе, музей-күргәзмә үзәге һәм башка урыннар җиһазландырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100