news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде

Татарстан Президенты күпкатлы 3 төзелеш проектын хуплады.

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа торак төзелеше буенча күчмә утырыш үткәрде
president.tatarstan.ru

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең күчмә утырышын үткәрде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һади Атласи урамында 4 катлы күпфатирлы йорт төзелеше планлаштырыла. Беренче кат кафе, ресторан яки сәүдә үзәге өчен биреләчәк. Калинин урамында 8 катлы торак йорт төзеләчәк. Нур Баян урамында 6 катлы  бина төзергә планлаштырыла, аның җир асты парковкасы да булачак.

Президент өч проектны да хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot