news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов: “Казанда ветераннар өчен 100 фатир табу – проблема түгел”
Татарстан Премьер-министры инануынча, республиканың Бөек Җиңүнең 65 еллыгына кадәр барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итәргә хәленнән килә
Скопировать ссылку
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов инануынча, республиканың Бөек Җиңүнең 65 еллыгына кадәр барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итәргә хәленнән килә. ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, әлеге бурычны хәл итү өчен барлык чараларны кулланырга кирәк.
“Ветераннарга килгәндә, теләсә ни эшләгез, әмма аларны торак белән тәэмин итегез, - дип мөрәҗәгать итте бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган традицион атналык киңәшмәдә катнашучыларга. – Без ветераннарга шулай дип вәгъдә иттек һәм аларны алдый алмыйбыз”.
Премьер-министр ассызыклап үткәнчә, дәүләт Бөек Җиңүнең 65 еллыгына кадәр 2005 елның 1 мартына хәтле торак шартларын яхшырту өчен чиратка баскан ветераннарны гына торак белән тәэмин итүне үзенә бурыч итеп алган. Шул ук вакытта 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә басучыларның өстәмә исемлегендә 6400 дән артык татарстанлы бар.
Премьер-министр ветераннарны торак белән тәэмин итүдә шәхси җаваплылыкны ТР Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллинга йөкләде. Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондының Казанда тиешле санда фатирлар таба алмавына аптырашта калуын белдерде. “Ни өчен Казанда барлык ветераннарны да торак белән тәэмин итә алмыйбыз, Казан өчен 100 фатир нәрсә инде ул? – дип сорады Премьер. - Казанда 100 фатир табу – проблема түгел – чиратта торучыларның калганнары фатирны бер ай – ай ярымга соңрак алуының бернинди куркынычы да юк”.
Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, 9 майга кадәр ветераннарны торак белән тәэмин итү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен фатирлар артыгы белән җитә, дип белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Тәлгать Абдуллин һәм Илсур Метшинга якын көннәрдә ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү буенча бер фикергә килергә кушты.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot