news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Унбер» лицееның эше белән танышты

Лицей узган елның сентябрендә эшли башлады.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «Унбер» күппрофильле лицеенда булды.

Ул сыйныфларны һәм башка бүлмәләрне карап чыкты һәм анда эшләүче укытучылар белән аралашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Лицей узган елның сентябрендә эшли башлады. Анда 949 балага халыкара дәрәҗәдәге сыйфатлы белем бирелә. Уку дүрт юнәлешкә бүленгән: математика, лингвистика, химия-биология һәм гуманитар. Дәресләрне Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән чакырылган тәҗрибәле һәм заманча карашлы укытучылар алып бара. Монда АКШ, Колумбия, Казахстаннан килгән педагоглар эшли.

Рөстәм Миңнехановка лицейда үткәрелгән чаралар, шул исәптән татар теле укытучылары өчен булган укыту семинарлары циклы турында сөйләделәр. Шулай ук аңа китапханә, актлар залы, бассейн, ашханә буенча экскурсия үткәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot