Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә һәм реконструкция ясала торган объектларны карады
Казансу буенда элеккеге «Парус» рестораны бинасында Яшьләр белем бирү үзәген урнаштыру планлаштырыла.
(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә һәм реконструкция үткәрелә торган берничә объектта булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренче объект Казансу яр буенда урнашкан элеккеге «Парус» рестораны бинасы булды. Биредә иҗат һәм фәнни лабораторияләрне, музей экспозицияләрен, күргәзмә киңлекләрен берләштерә торган яшьләр белем бирү үзәген урнаштыру планлаштырыла. Бинаны карап йөргәндә Рөстәм Миңнеханов аның өске өлешендә күзәтү мәйданчыгын төзекләндерү мәсьәләсен карарга кушты.
Аннары ТР Президенты элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасында булды. Рөстәм Миңнеханов фабриканың төп бинасын опенспейс форматында заманча киңлеккә әверелдерү вариантын карарга тәкъдим итте.
Шулай ук бүген Президент ике медицина объектын — Республика туберкулезга каршы клиник диспансерын һәм Реабилитация травматология үзәген карады. Рөстәм Миңнеханов биналарның хәзерге техник торышы белән танышты һәм табиблар һәм пациентлар өчен барлык кирәкле шартларны тудырып, аларны тиешле хәлгә китерергә кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз