news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Төп геройлар» балалар фестивален үткәрү хакында фикер алышты

Фестиваль кысаларында төрле чаралар (карнавал, концерт, балалар өчен мастер-класслар, викториналар һәм спорт уеннары) оештыру күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов Казанда «Төп геройлар» балалар фестивален үткәрү хакында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Первый канал. Всемирная сеть» ЯАҖ генераль директоры Алексей Ефимов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Казанда «Төп геройлар» балалар фестиваль-бәйрәмен үткәрү хакында фикер алышты. Фестиваль кысаларында төрле чаралар (карнавал, концерт, балалар өчен мастер-класслар, викториналар һәм спорт уеннары) оештыру күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов җәен Казанның һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» дөньякүләм чемпионатын кабул итәчәген искәртте. Анда 60тан артык илдән яшь профессионаллар катнашыр дип көтелә. Татарстан Президенты фестиваль барышында әлеге теманы да яктыртырга тәкъдим итте.

Татарстан башкаласында шулай ук «Төп геройлар» балалар премиясен дә тапшыру күздә тотыла. Премиянең максаты балалар өчен иң яхшы проектларны ачыклау, шулай ук телевидение, кино- һәм анимацион индустрия, интернет-ресурслар һәм мобиль кушымталарда тәкъдим ителгән Россия һәм чит илләрнең сыйфатлы контентын популярлаштырудан гыйбарәт.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары — Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100