news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачуда катнаша

Татар дин галименә беренче һәйкәл Кабан күле буенда - «Әл-Мәрҗани» мәчете янында калкып чыгачак.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган дин галиме, шәех Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачуда катнаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кабан күле буенда татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачу тантанасы була. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтеннән.

Казанда бөек галимгә һәйкәл Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында куелачак. Скульптура сынчы Бакый Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән. Һәйкәлнең биеклеге пьедесталы белән бергә 3,7 метр тәшкил итә. Мәрмәр плитәгә өч телдә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Хакыйкать һәм хак юл барысыннан да өстенрәк» дигән сүзләре уеп язылган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100