Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда Россия Судьялар советы Президиумы утырышын ачты
Мондый формат төбәкләргә суд системасы эшендә яңа механизмнар булдыруда активрак катнашырга ярдәм итә, дип белдерде ТР Президенты.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда озакка сузылган тәнәфестән соң беренче тапкыр Россия Судьялар советы Президиумының күчмә утырышы узды. Мондый формат төбәкләргә суд системасы эшендә яңа механизмнар булдыруда активрак катнашырга ярдәм итә, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш башында ул чарада катнашучыларга Казанның бүгенге көндә илнең иң зур икътисади, мәдәни һәм спорт үзәкләреннән берсе булуын искәртте. Шәһәрдә дөньякүләм ярышлар (Универсиададан алып мундиаль матчларына кадәр) үткәрелде. Бүген исә Татарстан башкаласы Россия Судьялар советы Президиумы утырышында катнашучыларны кабул итте.
«Нәкъ менә башкалабызда озакка сузылган тәнәфестән соң Судьялар советы Президиумының күчмә утырышларын үткәрү традициясе яңадан торгызылуы бик тә куандыра. Мондый очрашулар үзара тәҗрибә алмашырга һәм алга куелган бурычларны хәл итүдә яңа алымнар булдырырга мөмкинлек бирә», - дип искәртте Миңнеханов.
Утырышның көн тәртибендәге мәсьәләләр судларның көндәлек эшчәнлеге белән аерылгысыз бәйләнгән, диде ул.
Сүзенең ахырында Татарстан Президенты утырышта катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек һәм РФ судлары арасында шахмат буенча беренче команда чемпионатын уңышлы үткәрүне теләп калды.
«Графикның тыгыз булуына да карамастан, сез республикабызның тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга вакыт табарсыз, дип өметләнәм. Әлеге мөһим чараны үткәрү урыны итеп башкалабызны сайлаганыгыз өчен зур рәхмәт әйтәсем килә», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз