Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казанда республикада иң эре күпфункцияле үзәктә булды
Россия икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов Татарстан КФҮләренең мәгълүмат технологияләрен актив куллануларын әйтте.
(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов бергәләп, Казанда (Җиңү проспекты, 214) иң эре күп функцияле үзәге эше белән танышты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Күп функцияле үзәктә 50 документлар кабул итү һәм бирү тәрәзәсе эшли, көтү урыннары уңайлы, балалар почмагы да, консультация мәйданы да бар. Бина һәм килү урыннары "Уңайлы мохит" җайланмалары белән җиһазландырылган. Үзәктә барлыгы 120 төрдә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтелә.
Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты, хезмәт күрсәтүләрнең яңа төрләре белән танышты (автомобильләрне теркәү, "тормыш ситуациясе" принципбы буенча хезмәт күрсәтү), шулай ук ул үзәккә килүчеләр белән сөйләшеп торды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашканда Россия икътисади үсеш министры урынбасары Савва Шипов билгеләп үткәнчә, Казанда яңа күп функцияле үзәк иң эреләрдән санала һәм барлык билгеләнгән таләпләргә туры килә.
Савва Шипов Татарстан КФҮләренең мәгълүмат технологияләрен актив куллануларын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз