news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда Red Bull Air Race авиатамашасында булды

Авиатамашаны «Казан» Гаилә үзәгендә карап була.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Red Bull Air Race авиатамашасында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казансу елгасы өстендә Red Bull Air Race авиаярышлары буенча Дөнья чемпионатының чираттагы этабы башланды. Авиашоуны карау өчен «Казан» Гаилә үзәге төп мәйданчык булып тора.

Рөстәм Миңнеханов очышларны контрольдә тота торган каланчада да булды. Татарстан Президентына жюри әгъзалары җиңүчеләрне трассаны узу тизлеге, ярыш самолетлары белән идарә итү төгәллеге һәм осталыгы кебек төрле күрсәткечләр үтәлеше буенча ачыклавын әйттеләр. Аерым алганда, пилотлар стартта тизлек чиген (370 км/сәг) арттырган өчен штраф секунды алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot