Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты
Яклар Россия белән ислам дөньясы арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең Даими вәкиле Рамазан Абдулатыйпов белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы рәисе Камил Исхаков та катнашты.
Яклар Россия белән ислам дөньясы арасындагы һәр яклы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге багланышларны киләчәктә үстерү адымнары турындагы мәсьәләләр каралды.
- Рамазан Абдулатыйпов Казанга "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2019" XI халыкара икътисадый саммитында катнашу өчен килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз