news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда Омск өлкәсе делегациясен кабул итәчәк

Омск өлкәсе губернаторы Леонид Бурков эш сәфәре белән Татарстанга килә.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Омск өлкәсе делегациясен кабул итәчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә киңәшмә, шулай ук Казан Кремлендә губернатор Леонид Бурков җитәкчелегендәге Омск өлкәсе делегациясе белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов иртән ТР Хөкүмәте йортында берничә традицион киңәшмә уздырачак. ТР Президенты көн дәвамында шулай ук Шәриф Камал мемориаль йортында урнашкан Татар әдәбияты тарихы музеенда булыр һәм Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышын үткәрер дип көтелә.

Кичкә таба республика Президенты Казан Кремлендә Омск өлкәсе делегациясен кабул итәчәк: «ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның губернатор Александр Бурков җитәкчелегендәге Омск өлкәсе делегациясе белән очрашуы планлаштырыла».

news_right_1
news_right_2
news_bot