Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды
15 февраль — Муса Җәлилнең туган көне.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
1966 елда куелган һәйкәл Казан Кремленең көньяк фасадында, 1 Май мәйданында урнашкан. Монумент Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты — патриот шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә куелган. Муса Җәлил 1944 елда нацистлар төрмәсендә җәзалап үтерелә.
Бүген һәйкәл янына почетлы каравыл куелды, Советлар Союзы Герое — шагыйрь истәлеген хөрмәтләү өчен җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары килде.
Искәртәбез, 15 февраль — Муса Җәлилнең туган көне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз