Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Казанда Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс игълан ителәчәк
Президент мәчет төзү өчен берничә мәйданчык каралганын әйтте.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс игълан ителәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында әйтте.
«Дини бәйрәмнәр, җомга намазларында барлык мөселманнарны ничек сыйдырырга дигән сорау күптән туган иде. Кайчак мәчеттә хатын-кызлар өлеше хисабына бу сорау хәл ителә иде», — диде ул.
Президент мәчет төзү өчен берничә мәйданчык каралганын әйтте. «Уңайлы урын булырга, ун мең кешене сыйдырырга тиеш. Бу шактый зур, уникаль объект. Традицияләр дә сакланырга тиеш. Башта урынын тәгаенләргә кирәк, шәһәр хакимияте, Диния нәзарәте дә моның белән шөгыльләнә. Аннары халыкара конкурс уздырачакбыз». — диде.
Рөстәм Миңнеханов Ислам кабул итүнең 1100 елына җитешү өчен ашыгырга кирәк, дип ассызыклады. Проектның гамәлгә ашырылуына быел пандемия комачаулаганын искәртте. «Икътисадка зыян килгәнлектән бу эш бераз күченде, ләкин ул гамлгә ашырылачак», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз