Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Казанда Махсус Олимпиада биш мәйданчыкта узачак
Татарстан Президенты Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясады.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның спорт һәм туристлык инфраструктурасы Махсус Олимпиада — 2020не үткәрүгә әзер. Республика оештыру комитеты ярышларда катнашучыларны ничек каршы алачагы һәм урнаштырачагы турында карар кабул итте инде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
«Олимпиада 7 спорт төре буенча узачак, 5 спорт комплексы җәлеп ителәчәк. Без кунакларның, спортчыларның кайда яшәячәкләрен, ярышларның кайда узачагын, ничек оештырылачагын кайгырттык», — диде Рөстәм Миңнеханов, Гайдар форумы-2021 мәйданчыгында чыгыш ясаганда.
ТР Президенты Махсус Олимпиада югары спорт нәтиҗәләрен алу максатын куймавын искәртте. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дөньяда адаптацияләнергә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Татарстан башкаласы 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак Бөтендөнья кышкы Олимпия уеннарын үткәрү хокукын яулады. Бөтендөнья кышкы уеннарында 108 илдән ике меңгә якын спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. Ярышлар җиде дисциплинада узачак: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар чабаталарында (снегоступ) йөгерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз