news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда инновацион стоматология клиникасында булды

ТР Президентын дөнья стандартларына туры китереп җиһазландырылган стоматология эшчәнлеге белән таныштырдылар.

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Рөстәм Миңнеханов Казанның «Яңа технологияләр үзәге»ндә булды. Ул дөньякүләм дәрәҗәдәге стоматология белән шөгыльләнә һәм татарстанлыларга мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча хезмәт күрсәтә.

Үзәк хезмәткәрләре Президентка үзләренең сайтын күрсәтте. Ул клиникадагы конкрет бер белгечкә үзеңә уңайлы вакытта читтән торып язылырга һәм онлайн режимында консультация алырга мөмкинлек бирә.

Аннары республика лидерына дөнья стандартларына туры китереп җиһазландырылган кабинетны күрсәттеләр. Биредә пациентларга мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча хезмәт күрсәтелә. Үзәк узган елның көзеннән бирле эшли һәм түләүсез нигездә 13 меңгә якын кешене кабул итәргә өлгергән инде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда иң заманча җиһазлар урнаштырылган медицина үзәкләренең барлыкка килүенә уңай бәя бирде. Аларның хезмәтләрен республикада яшәүче һәркем файдалана ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot