news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда илнең иң зур хакатонын уздыруны хуплады

Хакатон - мәгълүмати технология вәкилләре, дизайнерлар һәм идарәчеләр командаларда цифрлы продукт прототиплары тудыра торган чара.

Рөстәм Миңнеханов Казанда илнең иң зур хакатонын уздыруны хуплады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел Казанда Россиянең иң зур хакатонын уздыруны хуплады. Бу хакта социаль челтәрдәге микроблогында Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент «Россия — мөмкинлекләр иле» оешмасының 2019 елда Казанда илнең иң зур хакатонын уздыру инициативасын хуплады», - диелә социаль челтәрләр хәбәрендә.

«Россия — мөмкинлекләр иле» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 3 апрельдә оешма ИТ-белгечләр, дизайнерлар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар җитәкчеләре өчен — «цифрлы алгарыш» проектын эшләтеп җибәрде. Конкурс Россиянең 40 шәһәрендә узачак һәм онлайн-тест һәм хакатоннар форматларында уздырылачак.

Хакатон - ярышу чаралары. Аларда мәгълүмати технологияләр вәкилләре, дизайнерлар һәм идарәчеләр командаларда цифрлы продукт прототиплары тудыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100