news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү парадында катнашачак

Коронавирус аркасында, тантаналы чарага нибары 20 ветеран һәм тыл хезмәтчәнен чакырачаклар.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү парадында катнашачак

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Казанда 24 июньдә Җиңү парадында катнашачак. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Әйе, Рөстәм Миңнеханов катнашачак», — диде дип җавап бирде Лилия Галимова «Татарстан Президенты Җиңү Парадында катнашырмы?» дигән сорауга.

Казанда Җиңү парады 24 июньдә Ирек мәйданында булачак. Анда 20 фронтовик һәм тел хезмәтчәне, йөзләп оештыручы һәм волонтер катнашачак. Шәһәр үзәгеннән 40 берәмлек техника узачак.

Ветераннарның һәм тыл хезмәтчәннәренең куркынычсызлыгы өчен 1,5 метр дистанция саклап махсус урыннар җиһазландырылачак.

Казанда Җиңү парадына тамашачылар чакырылмаячак, ә Татарстанның башка шәһәрләрендә мондый чаралар узмаячак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot