news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда Халык шугалагын ачты

Шугалак "Kazan Arena" стадионы янында урнашкан, аның мәйданы - 15,6 мең квадрат метр

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда ачык һавадагы "Нәфис" боз шугалагы тантаналы рәвештә ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рустәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты.  

Казанда ачык һавадагы иң зур боз шугалагы икенче ел рәттән эшли. Ул "Kazan Arena" стадионы янында урнашкан, аның мәйданы 15,6 мең квадрат метр тәшкил итә, биредә бер үк вакытта 2 меңгә кадәр кеше шуа ала. Ял көннәрендә шугалак көндезге 10 кичке 10га кадәр, эш көннәрендә 12дән кичке 10га кадәр эшли. Үз тимераягың белән биредә бушлай шуарга мөмкин, тимераякны бер сәгатькә прокатка алып торган өчен 50 сум түләргә кирәк.

Шугалак янында кышкы ярминкә, тамак ялгау урыннары һәм боз картингы өчен трасса да бар.

Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм Ирек Богуславский белән бергә, шугалак, сәүдә рәтләре, картинг мәйданчыгын карады, ял итәргә килүчеләр белән аралашты. Аннары ул тимераяк киеп, халык белән бергә бозның сыйфатын да тикшерде.

Символик төймәгә басып, мәртәбәле кунаклар Халык шугалагының яңа сезонын ачып җибәрделәр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

"Минемчә, бу бик уникаль объект, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында. - Казан халкы өчен икенче ел рәттән шундый бәйрәм оештыручы "Нәфис" компанияләр төркеменә зур рәхмәт. Бөтен кешене дә шугалакка чакырабыз".      

 Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot