news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда “Хәрәкәттә”/"В движении" күчмә паркында булды

Аны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан каласы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин озата йөрде

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда ачылган Coca-Colaның "Хәрәкәттә"/"В движении"  паркында  булды. Аны ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан каласы башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин озата йөрде.

“Coca-Cola Hellenic” генераль директоры Стефанос Вафеидис Рөстәм Миңнехановка парк турында сөйләде. Беренче мәртәбә бу күчмә парк Олимпия уеннары вакытында Сочида ачылган. Ә Казан 4 еллык турненың беренче шәһәре булды, парк Россиянең иң зур шәһәрләрнең күбесендә булачак.

Паркның ачык мәйданчыгында Татарстан Президенты актив спорт уенннарында катнашучы  яшь казанлылар белән аралашты, алар белән фотога төште.

Парк ике павильоннан тора. Coca-Cola тарихына багышланган беренче павильонда Рөстәм Миңнехановка  компания үсеше һәм аның спортка ярдәме турында кыскача сөйләп уздылар. Биредә Казандагы Универсиада һәм Сочидагы Олимпиадага багышланган экспонатлар бар, аерым алганда, ут - эстафетасы факеллары.

Икенча павильонда Олимпия уеннары чемпионы Алексей Немов интерактив экспозиция белән таныштырды: ул өйдә спорт белән шөгыльләнүгә багышланган. Биредә кунакларга йөгерү, тимераякта, чаңгыда йөрүне, йөзүне имитацияләгән тренажерларны күрсәттеләр. 

“Хәрәкәттә” паркы Казанда 28 сентябьгә кадәр эшлиячәк. Паркка керү – бушлай. 

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100