news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда Гамова волейбол мәктәбендә булды

Мәктәптә Татарстан Президенты тренерлар штабы белән аралашты һәм киләчәктә мәктәпне үстерү планнары турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов Казанда Гамова волейбол мәктәбендә булды
tatarstan.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан олимпия резервы училищесының спорт әзерлеге үзәгендә булды, анда Екатерина Гамова волейбол мәктәбе эше белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

Мәктәптә Татарстан Президентына хәзерге вакытта үзәктә 14 кыз белем ала, күнекмәләр «Олимпиец» спорт комплексында уза, дип сөйләделәр. Мәктәп укучылары волейбол буенча илнең юниорлар җыелма командасының нигезе булып тора, ә аларның бишесе бүгенге көндә «Динамо-Казан» хатын-кызлар клубы составында уйный.

Рөстәм Миңнеханов тренерлар штабы белән очрашты һәм мәктәпне үстерү планнары турында фикер алышты. Казан олимпия резервы училищесын караганда Татарстан Президенты өчен элеккеге балалар бакчасы бинасында урнашкан яңа йокы корпусы буйлап экскурсия оештырдылар.

Реконструкция өчен 160 млн сумга якын акча тотылган. Объектны бу елның язында ачарга планлаштыралар. Бинада барлыгы 87 урынга 33 бүлмә, медпункт, ашханә һәм укучылар белән методик эш бүлмәсе урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot