news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда дзюдо буенча халыкара турнирны ачу тантанасында катнашачак

Төбәктә дзюдо буенча 32 спорт мәктәбе эшли.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда дзюдо турнирын ачу тантанасында катнашачак.

Турнирга 90 илдән 400гә якын спортчы киләчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Казанда узачак турнир Токиода Олимпия уеннары өчен квалификация булачак. 14 комплект бүләк уйнатылачак», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда барлык зур шәһәрләрдә һәм торак пунктларда дзюдо мәктәпләре һәм секцияләре бар. Республикада бу спорт төре белән 4,5 меңгә якын бала һәм яшүсмер шөгыльләнә.

Төбәктә дзюдо буенча 32 спорт мәктәбе эшли. 2020 елда Россия җыелма командасы составына Татарстаннан 13 кеше керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot