news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда булачак эшмәкәрләрне тәрбияләү мөһимлеген әйтте

Татарстан Президенты фикеренчә, Казанның тулай территориаль продукты күләмендә кече һәм урта бизнес өлеше азрак.

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның тулай территориаль продуктында кече һәм урта бизнес 38 процентны тәшкил итә. Татарстан Президенты фикеренчә, бу җитәрлек түгел. “Сездә потенциал күбрәк, сез бит башкала”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасы сессиясендә.

“Кече бизнеска карата мөнәсәбәтне үзгәртү кирәк. Системалы эш булдыру зарур. Булачак эшмәкәрләрне тәрбияләү, кече һәм урта бизнес вәкилләрен формалаштыру, алар өчен консультацияләр үткәрү мөһим. Бу тема өстенлекле булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан мэры Илсур Метшинга.

Президент инвестицион климат мониторингына игътибарны юнәлтте. Ул сораштырылган Казан эшмәкәрләренең 33 процентының административ каршылыкларга очравын билгеләп узды. 60 проценты шәһәр хакимиятеннән тиешле ярдәм юк, дип саный. 20 процент эшмәкәр эшлекле инфраструктура сүлпәнлегенә зарлана. 59 проценты соңгы елда тикшерүләргә дучар булулары турында әйткән. 21 проценты вазифаи затлар тарафыннан салкын карашка юлыккан.

“Без тикшерергә яратабыз. Илсур Рәисович, менә бу тема сезнең контрольдә булырга тиеш. Казан бөтен республика өчен үрнәк булырга тиеш. Тулаем алганда, бездә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча башлангычлар күп”, - диде Президент. Ул бизнеска үз эшен башлый алырлык мәйданчыклар кирәк булуын әйтте. “Сездә үзегезнең үсеш рецепты булырга тиеш”, - дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot