news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казанда берьюлы ике махсуслаштырылган күргәзмә ача

Татарстан Президенты ТР Машина төзелеше тармагы координация советы утырышында да катнаша.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында берьюлы ике махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлый. Аларны ачуда Татарстан Президенты да катнаша, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте сайтында.

«Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» һәм «TechnoСварка» күргәзмәләрендә уннан артык илдән һәм Россиянең барлык төбәкләреннән диярлек 150гә якын компания һәм оешма катнашырга теләк белдергән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Машина төзелеше предприятиеләре координация советының җиденче утырышында да катнашырга ниятли.

Көннең икенче яртысында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов күргәзмәдә катнашучы компания вәкилләре белән очраша.

«Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында шулай ук «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты да уза.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot