Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казанда автомобильләр сату буенча иң зур мегамоллны ачачак
Татарстанда 2019 елның 9 аенда йөрелгән 102,2 мең машина сатылган, бу узган ел белән чагыштырганда 3,5 процентка күбрәк.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә тотылган автомобильләр сату буенча иң зур мегамолл ачу тантанасында катнашачак. Сәүдә мәйданчыгы Казан янында М7 «Идел» федераль трассасында ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты мегамоллны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясарга планлаштыра», – диделәр матбугат хезмәтендә.
Сәүдә мәйданы 7 гектарга якын булачак, биредә 7 павильон эшләячәк, аларның һәркайсы 280ләп автомобиль урнаштыруга исәпләнгән. Мегамолл тулы цикллы эшкә юнәлтеләчәк: клиентлар биредә үз автомобилен бәяли, аны трейд-инга тапшыра, автомат рәвештә сатып алу системасы буенча сата яки сатуга комиссия белән чыгара алачак. Шулай ук сатып алырга үзенә башка автомобиль, кирәк булганда, кредит һәм страховка рәсмиләштерергә мөмкин.
«Автостат» агентлыгы мәгълүматларына караганда, 2019 елның 9 аенда Россиядә йөрелгән җиңел автомобильләр базары күләме 4 млн берәмлеккә якын тәшкил иткән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 0,4 процентка кимрәк. Сату буенча лидерлар булып, гадәттәгечә, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе кала, алар илдә яңадан сатылган барлык автомобильләрнең 11 процентын тәшкил итә.
Татарстан тотылган автомобильләр базары өлеше белән рейтингта 9нчы урында тора. Республикада 2019 елның 9 аенда йөрелгән 102,2 мең машина сатылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 3,5 процентка күбрәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз