news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казанда агач архитектура сәнгате үзәген булдыру идеясен хуплады

Татарстан Президенты КДАТУның «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе эше белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов Казанда агач архитектура сәнгате үзәген булдыру идеясен хуплады
tatarstan.ru

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбендә булды. Уку йорты буенча экскурсия вакытында КДАТУ ректоры Рәшит Низамов агач архитектура үзәген булдыру идеясе турында сөйләде.

«Агач төзелеш сәнгате үзәген булдырырга телибез», — диде югары уку йорты ректоры Рөстәм Миңнехановка. «Әйдәгез, Әйдәгез. Гущин белән бергә [Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе] проект эшләгез. Безгә мондый үзәк кирәк», — диде ТР Президенты.

КДАТУның «ДАШКА» мәктәбе директоры Мария Латыйпова агач белән эшләүнең хәзер шактый актуаль булуына игътибарны юнәлтте. «Татарстанда реставрацияләнергә тиешле агач объектлар күп, ә моның өчен тикшеренүләр үткәрергә кирәк. Кече архитектура формалары белән бизәрдәй иҗтимагый киңлекләр шактый, алар өчен дизайн предметларын булдырырга мөмкин», — диде ул.

Латыйпова бу мәсьәләләрне мондый үзәк хәл итә алыр иде дип саный. «Анда балаларны агач белән эшләргә өйрәтер идек. Кызганыч, күп кенә күнекмәләр югалган, һәркем агач эшкәртә алмый, аны дөрес каплый, аңа дөрес төс сала алмый», — дип аңлатты ул «Татар-информ» корреспондентының соравына җавап биреп.

Мария Латыйпова, мәктәптә төзелеш акцияләре оештырылуын, шул вакытта укучылар арт-объектлар яки суперграфика ясаганлыгын әйтте. «Бу аларның дөрес иҗади үсеше өчен кирәк», — дип аңлатты ул. Мондый үзәкне ачу өчен уңайлы бина да бар. «Безнең ишегалдында уку йортынының столяр остаханәсе урнашкан, ул бүген тулысынча файдаланылмый. Реконструкция үткәрергә һәм аның базасында шундый үзәк булдырырга мөмкин булыр иде», — диде ул.


«ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институтының бүлекчәсе булып тора, һөнәри юнәлешле өстәмә белем һәм югары уку йортына кадәрге архитектура белеме бирү белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100