news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Казанда 12 парк булдырырга телибез

Җәмәгать киңлекләрен булдыру һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда җәмәгать киңлекләрен булдыру һәм төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта 12 парк оештыру буенча планнар бар, дип хәбәр итте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашуда.

«Безнең планнарыбыз зур, бигрәк тә Казан буенча. 12 парк булдырырга телибез. Әмма беренче чиратта – "Манзара" спорт паркы һәм Рус-Алман Швейцариясе. Бу юнәлешләр буенча эшләр алып барыла. Мөгаен, беренче булып спорт буенча эшләрбез», - дип сөйләде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов паркларның татарстанлыларга бик кирәк булуын, шуңа күрә алар республиканың һәр микрорайонында барлыкка килергә тиешлеген искәртте. «Бәйрәмнәрдә генә барырга димәгән. Ә менә вакыт булдымы — чыгасың, аралашасың, йөреп кайтасың», - диде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot