Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгеннән йөк тимер юлларын һәм портны күчерүне хуплады
ТР Президенты Россия тимер юллары вәкилләре белән киңәшмә уздыру кирәклеген билгеләп үтте.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча узган ведомствоара комиссиядә йөк портын һәм йөк тимер юл юлларын Казан үзәгеннән күчерергә тәкъдим иттеләр. Республика башлыгы бу идеяне хуплады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Бүген бу җитештерү белән шөгыльләнүче мәйданчыкларның участоклары җитди инвестицион потенциалга ия. Мәсьәлә хәл итүне таләп итә, без аны күптән күтәрдек инде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Россия тимер юллары белгечләре һәм вәкилләре белән киңәшмә уздырырга кирәк.
Ул Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясе буенча башланган мөһим эшне билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз