news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең Яңа елга бизәлешен карады

Татарстан башкаласындагы бәйрәм объектларын Италиядән килгән белгечләр ясаган.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең Яңа елга бизәлешен карады. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президентын башкала мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Быел Казанның Яңа елга бизәлешен Festi Group Италия компаниясе гамәлгә ашырган. Оешма бәйрәм чаралары концепцияләре һәм шәһәр тирәлеген декоратив системалар белән бизәү белән шөгыльләнә. Festi Group Россия шәһәрләре белән эшләве беренче генә түгел, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кабан күле яр буен караганда Festi Group оешмасына нигез салучы Валерио Фести аңлатма биреп барды. Камал театры янында декор 28 метрлы яктырткычлы композиция урнаштырылган палубага юнәлдерелгәнен, түбән палубада яктырткычлы аркалар куелганын сөйләде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Бауман урамы буйлап йөрде. Казан Арбатын яктырып тора торган кырык арка белән бизәгәннәр. Казандагы объектларны Италиядән килгән 35 белгеч ясаган. 102 мең энергия саклый торган лампа, 60 км үткәргеч, 90 агач багана кулланылган, диелгән әлеге хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot