news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә биек биналар төзүне тыйды

Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласының баш архитекторы Татьяна Прокофьева эшчәнлеген тәнкыйтьләде.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә биек биналар төзүне тыйды. Татарстан Президенты Тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында шундый күрсәтмә бирде. 

"Без үзәктә башка бернинди дә биек бина төземибез", - диде Татарстан Президенты.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласының баш архитекторы Татьяна Прокофьева эшчәнлеген тәнкыйтьләде. "Сез башкаланың баш архитекторы. Иң консерватив кеше булырга тиеш", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot