news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рөстәм Миңнеханов: “Казан университетыннан башка ТРның инновацион икътисадын төзеп булмый”
Татарстан башлыгы Мәгъзүм Сәлаховка Рәхмәт хаты тапшырды
Скопировать ссылку
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан университетыннан башка республиканың инновацион икътисадын төзеп булмый дип саный. Бу хакта ТР башлыгы бүген КДУның Актлар залында узган Казан (Идел буе) федераль университеты Гыйльми советының чирттан тыш утырышында белдерде.
Казан университеты потенциалы һәм республика Хөкүмәте тырышлыгы КДУга яңа федераль университет статусы алырга мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Бу безгә яңа мөмкинлекләр бирә. – Инновацион үсеш программасын кабул иттек, белемле кешеләргә, 5–10 ел элек без ишетмәгән дә яңа белгечлекләргә ихтыяҗ булуын күреп торабыз. Бу мәсьәләне комплекслы хәл итәргә кирәк. Төбәк буларак үзебез генә бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз, ә федераль университет кысаларында һәм федераль хөкүмәт белән матди-техник һәм интеллектуаль базаны формалаштыру буенча бергә эшләсәк моңа ирешәчәкбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Казан университетыннан башка ТРның инновацион икътисад инфраструктурасын төзү мәсьәләсен хәл итү бик кыен булачак, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты яңа уку елы башында 2013 елгы Универиада авылының 180 мең квадрат метрын файдалануга тапшыру планлаштырыла һәм мәйданның бер өлеше Казан университетына биреләчәк, дип белдерде. Моннан тыш, Р.Миңнеханов сүзләренчә, 2013 елгы Уеннарның ике спорт объекты университет өчен махсус төзеләчәк.
“Республика җитәкчелеге федераль университетка ярдәм итәчәк, - дип белдерде ТР Президенты. – Яңа ректорга күп хезмәт куярга, ә безгә университет иң яхшы вузлар арасында лаеклы урын алсын өчен барлык башлангычларда да ярдәм итәргә кирәк булачак”.
Рөстәм Миңнеханов Мәгъзүм Сәлаховка КДУ ректоры вазыйфасында нәтиҗәле эшчәнлек алып барган өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Искә төшереп үтәбез, бүген Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Гыйльми совет әгъзаларына М.Сәлаховны Казан (Идел буе) федераль университеты президенты вазыйфасына билгеләргә тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot