news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: Казан танк училищесына һәрвакыт ярдәм итеп торачакбыз

Россия Кораллы Көчләренең Югары Баш командующие һәм Россия Оборона министрлыгы республика территориясендә хәрби училищелар үсешенә зур игътибар бирә.

Рөстәм Миңнеханов: Казан танк училищесына һәрвакыт ярдәм итеп торачакбыз
tatarstan.ru

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан югары танк команда училищесына ярдәм итеп торачакбыз дип әйтте. Бу турыда ул Казанның танк училищесының 100 еллыгына багышланган тантаналы концертта чыгышында сөйләде.

“Татарстан Республикасы – зур потенциаллы оборона-сәнәгать комплексына ия куәтле сәнәгать төбәге. Без һәрвакыт Казан танк училищесына ярдәм итәчәкбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Казанның “Пирамида” комплексы мәйданында узган чарада "Жуков" орденлы Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесы җитәкчесе Кирилл Кулаков та бар иде.

“Бүген без танк училище белән горурланабыз. Казанга уку йортының юбилеена илнең төрле почмагыннан аны тәмамлаучылар килде. Бигрәк тә уку йортының Россия Президентының югары бәясенә ия булуы кадерле. Ул училищега Жуков орденын бүләк итте”, – диде Татарстан Президенты.

Россия Кораллы Көчләренең Югары Баш командующие һәм Россия Оборона министрлыгы республика территориясендә хәрби училищелар үсешенә зур игътибар бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot