Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләре өчен 88 автомобильгә сертификат тапшырды
Бүгенгә кадәр Казан сырхауханәләрен транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булган.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сырхауханәләре өчен 88 автомобильгә сертификат тапшырды.
«Табибларга коронавирус шартларында эш күләме тагы да артты. Сезгә башкарган эшегез өчен зур рәхмәт. Сәламәтлек саклау системасы өчен бу зур сынау булды. Эшегез нәтиҗәсендә барысын да булдырабыз. Игелекле машиналар булсын!» — дип мөрәҗәгать итте Президент.
Рөстәм Миңнеханов сырхауханәләргә каралган машиналарга сертификатны сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка тапшырды.
Казанның 9 нчы балалар сырхауханәсе баш табибы Марат Садыйков җавап чыгышында кайгыртучанлык, ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Президентына рәхмәтен җиткерде. «Амбулатор-сырхауханә звеносы 100 процент дәрәҗәдә яхшы эшләячәк, бер пациент та игътибарсыз, дәвалаусыз калмаячак дип ышандырабыз. Без булдырабыз!» — диде.
Барлык 88 «Lada Largus» машинасы газ балонны белән җиһазланган, бу бюджет чараларын экономияләргә мөмкинлек бирә.
Бүгенгә кадәр Казан сырхауханәләрен транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль булган. 2020-2021 елларда халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү звеносында автотранспорт җитешмәгән, шунлыктан ковидка каршы көрәштә өстәмә ярдәм буларак такси машиналары да җәлеп ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз