news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан руханилар семинариясендә булды

ТР Президенты семинариягә сәфәре барышында уку йортына микроавтобус бүләк итте

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов руханилар семинариясендә булды. Аны ТР вице-премьерлары - фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий озатып йөрде.

Республика Президенты ремонтланган ашханәне  карады, семинариянең китапханәсендә булды, анда, митрополит Анастасий сүзләренчә, 70 меңгә якын китап һәм документ саклана. Биредә Р.Миңнехановка, башка китаплар белән беррәттән, Казан руханилар академиясенең бик күптәнге чыгарылыш альбомын күрсәттеләр.

Рөстәм Миңнеханов семинариянең яңа спорт комплексы белән дә танышты. Уку йортына спорт комплексы уку йортларын аккредитацияләү кагыйдәләре нигезендә таләп ителгән.

Агымдагы елның 13 маенда Татарстан православие җәмәгатьчелеге форумында семинария җитәкчелеге ТР Президентына спорт комплексы төзүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул чакта Рөстәм Миңнеханов кирәкле күләмдә акча бүлеп бирергә ышандырды. Бүген республика Президенты әзер спорт комплексы белән танышты.

Яңа спорт залының мәйданы 650 квадрат метр тәшкил итә, төзү эшләренә һәм җиһазлар сатып алуга 30 миллион сум акча тотылган.

ТР Президенты семинариягә сәфәре барышында уку йортына микроавтобус  бүләк итте, дип белдерщ ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100