Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Kazan Palace отеле инвесторлары белән елга йомгак ясый
Татарстанда чит ил капиталы катнашында төзелгән 2 меңләп компания теркәлгән.
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә, 19 декабрьдә, Татарстан Инвесторлар клубы утырышын үткәрә. Ел йомгакларын биш йолдызлы Kazan Palace отелендә – төзекләндерүдән соң ачылган, мәдәни мирас объекты булган Шамов хастаханәсендә ясыйлар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Инвесторлар клубы утырышында республикада бизнес ачкан чит ил компанияләре ел нәтиҗәләрен ясый. “Үткәрү урыны - чит ил инвесторлары уңышының күз алдындагы күрсәткече. Tasigo Hotels бренды Polimeks Group төрек компаниясенә карый. Компания Шамов хастаханәсен төзекләндерде, ул дөнья дәрәҗәсендә бүләккә: European Property Awards күчемсез милек өлкәсендәге абруйлы Европа премиясенә лаек булды”, - диелгән әлеге хәбәрдә.
- “Шамов хастаханәсе” төзекләндерү проекты “Полимекс” компаниясенең “Полистройкапитал” ҖЧҖ бүлендек предприятиесе тарафыннан тормышка ашырыла. Гомуми инвестиция күләме 3 млрд сумны тәшкил иткән.
Төркия Татарстанның төп партнерларының берсе булып тора. 2017 елда ил республикага инвестицияләр кертү буенча беренче урынны яулады. Ә 2018 елның тугыз ай нәтиҗәләре буенча лидер-инвесторлар өчлегенә керде.
Алар белән беррәттән төбәккә АКШ, Германия, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Чехия һәм башка илләр инвестиция кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз