Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: “Казан” милли-мәдәни үзәген Милли китапханә өчен зурайтачаклар
Мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк, диде Татарстан Президенты.
(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Милли китапханәсе “Казан” милли-мәдәни үзәгендә урнашачак. Моның өчен бинаны зурайтачаклар. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.
“Татарстан Милли китапханәсенә килсәк, аның өчен “Казан” милли-мәдәни үзәге яхшы туры килә. Без бу мәйданны бераз зурайтачакбыз, һәм китапханә шунда урнашачак. Кем генә, нәрсә генә әйтмәсен, мөмкинлекләре һәм җәлеп итүчәнлеге буенча “Казан” милли-мәдәни үзәге кебек урын башка бер җирдә дә юк. Бу бурычлар барысы да хәл ителәчәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.
- 2017 елда Дәүләт Советына юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Хөкүмәтенә, башкалада әһәмияткә ия юбилей объектларын – Милли китапханә һәм универсаль зур концерт залын торгызу проектларын тизләтергә кушты.
Интервью 22 сентябрьдә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак.
Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз