news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Казан метросының икенче тармагы Татарстан хисабына гына төзелә

Станцияләр арасын төзү буенча эшләр, катлаулылыгына карап, 5-6 млрд сум акча таләп итә.

Рөстәм Миңнеханов: Казан метросының икенче тармагы Татарстан хисабына гына төзелә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Казан метрополитенының икенче тармагы төзелешен финанслау тулысынча республика бюджеты хисабына алып барыла, бу максатларга федераль акча бүленми. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Безнең метроның икенче тармагы - 11 перегон һәм 12 станция, якынча ул 20 километр. Без беренче этапны башладык, бу 5 яки 6 км. Тиз төзеп булмаячак, барысы да финанс чыганакларына бәйле. Метро тулысынча безнең республика акчалары хисабына төзелә. Элек бу бурычны гамәлгә ашыру өчен федераль акчалар бар иде, хәзер болар барысы да безнең җилкәгә төшә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, әлегә метрополитенның икенче линиясе төзелеше күпме вакыт дәвам итәсен фаразлау кыен.

«Станцияләр арасында һәр юлның озынлыгы – ул зур акчалар. Катлаулылыгына бәйле рәвештә, һәркайсы 5-6 млрд сум дип уйлыйм. Әмма без ел саен бюджетта акча бүлүне карыйбыз, эш бара», – диде Татарстан Президенты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100