news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан метросының икенче линиясенә тоннель казу комплексын җибәрде

Метрополитенның икенче линиясенең «Фучик» метро станциясеннән «Сахаров» метро станциясенә кадәрге беренче участогын төзү эшләре 2018 елда башланды.

Рөстәм Миңнеханов Казан метросының икенче линиясенә тоннель казу комплексын җибәрде

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метросының икенче линиясенә тоннель казу комплексын җибәрүдә катнашты. Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Президент төзүчеләргә яхшы эшләүләрен, шул ук вакытта, иминлек чаралары турында да онытмауларын теләде», - диде Галимова.

Метрополитенның икенче линиясенең «Фучик» метро станциясеннән «Сахаров» метро станциясенә кадәрге беренче участогын төзү эшләре 2018 елда башланды. Хәзерге вакытта коммуникацияләрнең бер өлешен күчереп кую һәм җир өстенә чыгару эшләре башкарыла. «Сахаров» станциясен төзүдә 165 эшче катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot