news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа белән котлады

"Раштуа – россиялеләр берләшүендә һәм күпмилләтле җәмгыятьтә дуслык рухын булдыруга тагын бер күркәм сәбәп", - диелә котлауда.

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәве Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны Раштуа бәйрәме белән котлады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

“Чын күңелдән Сезне, Татарстан Республикасы православие руханиларын Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Башка фикердәге кешеләргә карата христиан динендәге сабырлык һәм ихтирам, тынычлык өчен һәм халыкның иминлеге өчен хезмәттәшлек итәргә әзер булу традицияләре хәзерге вакытта да безнең күпмилләтле илдә иҗтимагый бердәмлекнең мөһим фактор булып тора”, — диелә котлауда. 

"Раштуа – Россиядә елдан-ел киңрәк бәйрәм ителә торган матур, якты бәйрәм. Ул россиялеләр берләшүендә һәм күпмилләтле җәмгыятьтә дуслык рухын булдыруга, халыклар арасында хезмәттәшлек итүгә тагын бер күркәм сәбәп. Сезгә сәламәтлек, күтәренке рух, игелекле эшләр кылу юлында уңышлар телим”, — дип теләкләрен җиткерә Татарстан Президенты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100