news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Номасонто Мария Сибанда-Туси белән очрашты

Яклар Россия белән Көньяк Африка Республикасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Номасонто Мария Сибанда-Туси белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Африка Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Номасонто Мария Сибанда-Туси белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. 

Яклар Россия Федерациясе белән Көньяк Африка Республикасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Россиядәге Көньяк Африка Республикасы илчелеге делегациясе элегрәк Татарстанда – 2017 елның мартында, шулай ук 2017 елның гыйнварында булган иде инде.

2017 елның мартында шулай ук Россия белән Көньяк Африка Республикасы арасында визасыз режим (илдә 90 көнгә кадәр кыска вакытлы булу) кертелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100