news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Корстон» компаниясе җитәкчесе белән очрашты

«Корстон» компанияләр төркеме Россия базарында девелопер һәм кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексларының операторы буларак эш итә.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Корстон» компаниясе җитәкчесе белән очрашты
tatarstan.ru

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Корстон» компанияләр төркеме җитәкчесе Анатолий Кузнецовны кабул итте. Алар Татарстанда төркемнең бизнесы үсеше турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексының хәзерге эшчәнлеге һәм республика белән компанияләр төркеменең киләчәктә хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алышты.

«Корстон» компанияләр төркеме Россия базарында девелопер һәм кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексларының операторы буларак эш итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot