news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Республика уңышлары безгә кадәр эшләгән җитәкчеләр хезмәте белән салынды, диде Татарстан Президенты.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре тапшырылды. Барлыгы 56 кеше бүләкләнде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика көне алдыннан төрле өлкәләрдән хөрмәтле, абруйлы кешеләрне чакырып, Казан Кремлендә бүләкләү тантанасын уздыру күркәм традиция булуын билгеләп узды.

“Безнең республика уңышлары безгә кадәр эшләгән җитәкчеләр хезмәте белән салынды. Индустриаль база, агросәнәгать комплексы, социаль объектлар – алар безгә кадәр эшләгән буын тарафыннан төзелгән. Республиканың куәтле икътисады нәтиҗәсендә, федераль үзәк ярдәме белән без республикага кагылышлы проектларны гамәлгә ашырабыз”, - дип Рөстәм Миңнеханов быел 38 проект тормышка ашырылуын билгеләп узды. “Болар гражданнар тормышы сыйфатын яхшырту өчен эшләнә. Икътисад монда укый, яши торган кешеләргә файдага булырга тиеш. Мин безнең республика, ил үсешенә керткән өлешегез өчен һәркайсыгызга рәхмәтле. Бүген монда ветераннар, аксакаллар, сәнәгать, агросәнәгать комплексы, иҗтимагый оешмалар, медицина, мәдәният вәкилләре, Хөкүмәт әгъзалары җыелган. Мин хезмәтегез өчен рәхмәтле. Республика көне белән! Уңышлар, исәнлек-саулык сезгә! Сез кайда гына булсагыз да, республиканың киләчәгенә өлешегезне кертергә тырышырга тиеш. Сез безнең яшьләр өчен үрнәк. Киләчәктә дә республика уңышлары белән горурланырга язсын!” – дигән теләген җиткерде Президент.

РФ Президенты Указы белән, күпьеллык фидакарь хезмәте өчен, “Гамәли оптика дәүләт институты” фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директорының беренче урынбасары Владимир Иванов Мактау ордены белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга “Ватан каршындагы казанышлар өчен” II дәрәҗәле орден медале тапшырылды. “Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан минем хезмәткә югары бәя бирелгән, безнең институтка күрсәтелгән югары ышаныч өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу бүләкне безнең Президент Рөстәм Миңнеханов бирүе аеруча горурлык хисе уята. Мин язмышка шушы елларда гаҗәеп талантлы, үзен халыкка хезмәт итүгә багышлаган кеше кулы астында эшләвемә рәхмәтле. Сезнең эш безне яңа үрләр яулауга рухландыра. Киләчәктә без республика гражданнары хокукларын яклау өчен тагын күбрәк эшләр башкарырга әзер”, - дип вәгъдә итте Сабурская.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең дәүләт халык уен кораллары оркесты артист-вокалисты Резеда Галимова “Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеменә лаек булды.

Шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Роберт Миңнуллин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены белән бүләкләнде. “Республикабызның иң зур дәүләт бүләген алуым белән мин чиксез горурланам. Дөресен әйтим, күңелем тулы шатлык хисләре, ләкин шагыйрь һәрвакыт шатлык хисләре белән генә яши алмый. Бигрәк тә, үзебезнең туган телебезнең хәле шушылай булганга, республикабызның, халкыбызның киләчәге турында уйланганда, күңелдә борчулар, әлбәттә, бар. Ул шунсыз мөмкин дә түгел. Шигырьләремдә ниндидер кискенрәк, усалрак сүзләр ишетелсә, сез шагыйрне аңларга тырышыгыз. Тукай да үз халкын мактап кына тормаган, тәнкыйтьләгән, камчылаган, чөнки халкын бөек итеп күрәсе килгән”, - дип чыгыш ясады Роберт Миңнуллин.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Мирфатыйх Зәкиев “Дуслык” ордены белән бүләкләнде. Шушы ук бүләккә А.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының Музыка, театр һәм хореография институтының ялгыз җырлау кафедрасы профессоры Альберт Әсәдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Корстон-Казан” җәмгыяте генераль директоры Рәис Мөбарәкҗанов һәм башкалар лаек. “Республика бәйрәмен дәүләт бүләкләре алып каршылыйбыз. Моның өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Без һәрвакыт Татарстанның гөрләп үсүенә бик куанабыз. Бу эштә безнең дә өлешебез кергән. Мин үземнең тормышымда 116 китап язганмын, 1 меңнәнә артык фәнни мәкаләм басылган. Быел 8 томлык сайланма хезмәтләр чыгардым. Дәүләт органнарыннан ярдәм булды”, - дип Мирфатыйх Зәкиев Рөстәм Миңнехановка күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде.

Альберт Әсәдуллин чыгышында үзенең нык дулкынландыргыч мизгелләр кичерүе турында әйтте. “Мин татарча җырламый калган бер концерт та булмады”, - дип белдерде.

“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” орден медале белән РФ Федераль Җыены Дәүләт думасы депутаты Морад Гаделшин, Азнакай муниципаль районы ветераннары җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Миргасыйм Кәримов бүләкләнде. Татарстанның спорт министры Владимир Леоновка, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләре үсеше идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага, хезмәт ветераны Равил Ситдыйковка, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре булды. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага "Татарстанның атказанган экономисты" исеме бирелде.

Җырчы, Теләче районы мәдәният йорты аккомпаниаторы Рәсим Низамовка “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде. М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры артист-вокалисткасы Винера Ганиева РФ Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100