Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә халыкара турнирларда җиңүчеләрне кабул итәчәк
2019 елгы җәйге Универсиадада Татарстан спортчылары 14 медаль – ике алтын, дүрт көмеш һәм сигез бронза медаль яулады.
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Физкультурачылар көнендә Казан Кремлендә дәрәҗәле халыкара турнирларда җиңүчеләрне кабул итәчәк һәм аларга лаеклы бүләкләр тапшырачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.
«Унынчы августта илдә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казан Кремлендә республика Президентының халыкара спорт ярышларында, аерым алганда, Неапольдәге XXX җәйге Универсиадада, дөнья чемпионатларында, Европа уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашуы планлаштырылган. Спортчылардан тыш, җиңүчеләрнең тренерлары да чакырылган. Рөстәм Нургалиевич барысына да бүләкләр тапшырачак», - диде Галимова.
- 2019 елның 3-14 июль көннәрендә Неапольда XXX Бөтендөнья җәйге Универсиада узды. Анда Россия җыелма командасы составында Татарстан данын республиканың алты югары уку йортыннан 19 спортчы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары активында 14 медаль, шул исәптән ике алтын, дүрт көмеш һәм сигез бронза медаль булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз